Juna - ul jyr (Live)
HTML-код
- Опубликовано: 19 дек 2023
- Альбом «afsen»: bfan.link/afsen
Juna: juna_kzn
Новый фолк: novyfolk
Yummy Music: yummymusic
Ул жыр сине эзләп табар әле,
Синең эздән барыр,
бикфорд бавындагы
ут кебек.
Бер җылатыр әле, сулкылдарсың -
үз капкасын тапмый
бәргәләнгән,
тәгәрәгән
мескен туп кебек!
Ул ут барыр янып синең эздән, -
Кит офыкка,
хет аш болытка.
Яшен уты кебек гөлтләп янар,
күк чакмасын чагып, төнен табар,
Ялкын булып тамар:
«Онытма!
Онытма!...»
А, ул сине бер уятыр әле,
мең уйлатыр әле
яңадан.
Үкенечле моңым бар аңарда, -
куңел яраларын дәваларга
табылмас шул,
булмас дәвалар!
Мин бу җырны сиңа атап юллыйм,
бер сагынсын диеп Киләчәк.
Ник тыңладым, диеп, үкенерсең,
бер күрерсең әле,
бер күрерсең, -
Ул киләчәк сиңа
киләчәк!..
Күк астына аны җибәрәм мин,
болытларга,
атылып сайрар
тургай янына.
Комач усак итеп
кабызам аны
икәү йөргән
Мирәт тавында!
Әфсен итеп
Мин җибәрәм аны, -
суга - балык,
күккә - кош итеп.
Ул җыр сине эзләп табар әле, -
тавышыңнан танып,
ишетеп...
Ул сагынып тәрәзәңә килер,
Эңгер төшкәч,
Зәңгәр кич җитеп.
Ул җыр сине эзләп табар әле, -
бер янарсың
зәңгәр ялкында!
Бик ерак та түгел,
бик якын да -
Ул җыр...Ул җыр...
Синең хакыңда...
Роберт Әхмәтҗанов Видеоклипы
Сказачно...😊🐈⬛