МАНДАРИН ҖЫЙДЫМ АБХАЗИЯДӘ

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 14 дек 2024
  • Абхазиядә иң көтелгән чор - мандарин җыю вакыты җитте.
    Җирле халык аны “җирән алтын” (“оранжевое золото”) дип атый икән. Татарстанда “кара алтын”ны җир астыннан чыгарсалар, Абхазиядә исә агачта “алтын” үстереп көн күрәләр.
    Мин мандаринны агач ботагыннан кисеп алып, әрчеп, авыз итеп тә карадым. Үзең җыйган җимештән дә тәмлесе юк икән ул!
    Шушы җимешне төрле илләрдә үстерәләр, әмма нәкъ менә Абхазиядән кайтканын балавыз (воск) белән эшкәртмиләр икән. Шуңа да, әйтик, Төркия, Марокко, Испания мандариннарын еш кына Абхазиянеке дип алдап саталар икән.
    Бу җирән җимешне агачтан ни өчен кул белән өзәргә ярамаганын кайткач кына белдем. Ә сез беләсезме? Җавабы - видеоязмада.
    ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз - aitchetat
    ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз !
    Без кайларда бар:
    VK - aitchetat
    Әстәгъграмда - @aitchetat
    Ютубта - / @aitche-tat
    Рутубта - rutube.ru/channel/20491111/
    #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #сочи #сәяхәтханә #сәяхәт #сэяхэт
  • ЖивотныеЖивотные

Комментарии • 10

  • @mishər8128
    @mishər8128 Месяц назад

    👍🏻

  • @--tegermech4973
    @--tegermech4973 Месяц назад +1

    Мандариннар тәмле күренә болай 😋

    • @aitche-tat
      @aitche-tat  Месяц назад +1

      @@--tegermech4973 тәмле, тәмле 😋

  • @лета-з5е
    @лета-з5е Месяц назад +2

    Казанга мандарин жибэр эле.😂😂😂😂😂

    • @aitche-tat
      @aitche-tat  Месяц назад +1

      @@лета-з5е Кызганыч, бөтен җыйган мандаринны көнендә үк ашап бетердем шул инде 🤷

  • @nursultanabidinov5232
    @nursultanabidinov5232 Месяц назад +1

    Кайсы тилде суйлоду?

    • @aitche-tat
      @aitche-tat  Месяц назад +1

      @@nursultanabidinov5232 Татар телендә сөйләдем. Ә сез кайсы яклардан буласыз?

  • @СиядаБейшенбаева
    @СиядаБейшенбаева Месяц назад +1

    Ёё маё сен Вандамдын молодой кезине окшош экенсин

    • @aitche-tat
      @aitche-tat  Месяц назад +1

      @@СиядаБейшенбаева 😅әйе, Ван Даммга охшагансың, дип әйтүчеләр бар шул 😅