Оренбур өлкәсендә язгы ташу: Биктимер һәм Кабан авылларын да су баса

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 15 окт 2024
  • "Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.." Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын артса, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.
    Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта бу видеоны карау тыелмаган. Зинһар, игътибарлы булыгыз.
    Безнең каналга язылыгыз: / @azatliq
    Безнең Инстаграмга кушылыгыз: / azatliq
    Безнең Телеграмга язылыгыз: t.me/azatliqra...
    #паводок #Оренбург #татарча
    Татарча видеолар - безнең каналда. Язылыгыз! Без Татарстанда, Башкортстанда һәм бөтен дөньяда булган хәлләр турында дөрес мәгълүматны туган телебездә җиткерәбез.
    Игътибар! Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
    Азатлык радиосы ​- Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
    Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.

Комментарии • 6

  • @Татарстан716-з2ж
    @Татарстан716-з2ж 6 месяцев назад +1

    Ходай тагала ярдам бирсен

  • @JJ-kx2rz
    @JJ-kx2rz 6 месяцев назад +1

    Алла ярдэм бирсен кешелэргэ

  • @ФиндияШарифзянова
    @ФиндияШарифзянова 6 месяцев назад +1

    Бигерэк жэл кешелэр. Бер ярдэмсез калганнар. Аллахы тэгалэ ярдэменнэн ташламасын иде инде.

  • @НаиляКамалетдинова-г1е
    @НаиляКамалетдинова-г1е 6 месяцев назад

    Аллаһы ярдәм бирсен туганкайлар!
    Әлфия апа, Мәхтүмә апа барлык туганнарга, авылдашларыгызга сабырлык, исәнлек теләп калабыз!
    Тизрәк су кимеп, өйләрегезгә кайтырга насыйп булсын!

  • @TelenSatkanTatargaA.Shakirov
    @TelenSatkanTatargaA.Shakirov 5 месяцев назад

    🙎🏻‍♂️

  • @faser3110
    @faser3110 5 месяцев назад

    Түрк ерлярнэ су баса.Судан якши да,яманлык да бар.