"Салават күпере" спорт комплексында татар халык биюләрен өйрәнү буенча мастер-класс узды
HTML-код
- Опубликовано: 10 янв 2025
- "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Хәрәкәттә - бәрәкәт" проекты кысаларында татар халык биюләрен өйрәнү буенча мастер-класс узды. Бу хакта мастер-классны оештыручы - «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева хәбәр итте.
Чарада районның иң актив гаиләләре, әниләр һәм балалар - 100дән артык кеше катнашты. Мастер-классны педагог-хореограф Гөлнара Хәялиева үткәрде. Анда катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнде һәм әйлән-бәйлән уйнады. Онытылмас мизгелләр күп булды, балалар әти-әниләре белән бергә күңел ачты. Проект нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар призлар алды.