Тагир Якупов. Джаудат Файзи. Мишә буйларында

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 20 сен 2024
  • Биография автора стихов - id60428...
    Мишә буйларында
    Композитор Җәүдәт Фәйзи
    Абдулла Сәләхетдинов сүзләре
    Җырчы Таһир Якупов
    На берегах Мёши
    Композитор: Жаудат Файзи
    Слова: Абдулла Салахутдинов
    Поет: Тагир Якупов
    1970
    Текст:
    Мишә буйларында, ай тал тирәк,
    Тал тирәктә кошлар сайраша,
    Җырламыйча күнел ничек түзсен,
    Ташкын булып хисләр кайнаса.
    Җырламыйча күнел ничек түзсен,
    Ташкын булып хисләр кайнаса.
    Мишә буйларында, ай тугайлар
    Балдак балдак дулкын суларда.
    Саф мәхәббәт ялкынында янам,
    Яшьлегемнең яме шуларда.
    Саф мәхәббәт ялкынында янам,
    Яшьлегемнең яме шуларда.
    Мишә буйларында, ай әрәмә
    Әрәмәдә бөдрә тал гына.
    Күнел якты, йөрәк дәртле булыр,
    Мәхәббәттән дөрләп ян гына.
    Күнел якты, йөрәк дәртле булыр,
    Мәхәббәттән дөрләп ян гына...

Комментарии • 3