Нинди гөнаһ кеше үтерүдән дә зуррак?! Иң зур гөнаһлар | Раил хәзрәт Фәйзрахманов

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 6 авг 2020
  • Ширек - нәрсә ул?
    Барча мактау-данлау Аллаһ Тәгаләгә! Без Аңа шөкрана кылабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тагәләдә сыену эзлибез! Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһи зат юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе!
    Бу дөньяда һәркемнең, кем һәм нинди генә булуына карамастан, бәхетле буласы килә. Шул максатка ирешү өчен көн-төн тырыша, сәбәбен кыла адәм баласы. Бу - табигый хәл. Әмма мөселманнар өчен аларны бу дөньяда да, ахирәт тормышында да бәхетле итә торган сәбәп бары бер: Аллаһка итагатъ итеп, Аның Расүле өйрәтеп калдырган изге гамәлләрне үтәп яшәүдә. Аллаһ Раббыбыз бу хакта Коръәндә әйтә:
    “Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк - ир булсыннар, кирәк - хатын булсыннар, аларга дөнья да, ахирәттә дә яхшы тормыш, ә кылган гамәлләренең күркәмрәк әҗерен бирербез”
    (“ән-Нәхел” сүрәсе, 97 аять).
    “Дөреслектә, иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәрнең барачак урыннары Фирдәвес җәннәте булыр”
    (“Кәһаф” сүрәсе, 107нче аять).
    Әлеге аятләрдән күренгәнчә, әгәр Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәсәк, Аллаһ Тәгалә безне яхшы тормышта яшәтәчәк һәм, ахыр чиктә, фирдәүс җәннәтләренә кертәчәк. Ә иң изге гамәлнең ни икәнлеген беләсегез киләме? Җавап бер: Аллаһның бер үзен генә хакыйки иләһ дип танып, Аңа гына гыйбадәт кылу. Әмма кылган барча изге гамәлләребезне юкка чыгара торган бик зур һәм куркыныч гөнаһ барлыгы хакында да онытмыйк, ул - ширек. Ширекнең куркыныч ягы шунда: ул тирәндә яшеренеп ята, гамәлләребез белән генә түгел, хәтта безнең ниятебез, уйларыбыз белән дә бәйле ул…
    Ә ширекне ничек танырга,бу гөнаһтан ничек котылырга? Әйдәгез, әнә шул хакта сөйләшик.
    Ширек - гарәп сүзе, татар теленә тәрҗемә итсәк, “тиңдәшлек кылу” дигәнне аңлата. Ягъни гыйбадәтебездә Аллаһны башка ялган, уйлап чыгарылган иләһләр белән тиңләү, бер дәрәҗәгә кую ул. Икенче төрле итеп әйтсәк, гыйбадәтебезне Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә бүтән иләһләр өчен кылу ул.
    Ширекнең иң зур гөнаһ икәнлегенә Коръәндә һәм хәдисләрдә дә бик күп дәлилләр килә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
    “Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итми, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешегә гафу итә”
    (“Ән-Ниса” сүрәсе, 48 аять).
    Карагыз, кардәшләрем: Аллаһ ширектән кала бүтән гөнаһларны гафу итәрмен, ди, әмма тиңдәшлек кылуны кичерми. Дөрес итеп аңларга кирәк: әгәр бу дөньяда гыйлемсезлеге аркасында Аллаһка ширек кылган булып, ә соңыннан, гыйлемгә ирешеп, тәүбәгә килеп, Аллаһтан гафу сорап, ихластан бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып яши башласа, мондый бәндәсен Аллаһ гафу итәчәк, ин шәә Аллаһ. Әмма ширек кылган хәлдә, тәүбәгә килмичә үлеп китсә, Аллаһ гафу итми. Ә бары Аллаһка гына гыйбадәт кылып, Аңа бер иләһне дә тиңдәш кылмыйча яшәсә, Аллаһ Тәгалә, теләсә, Кыямәт көнендә бу кешенең калган барча гөнаһларын да гафу итәргә мөмкин.
    Шулай ук пәйгамбәребезнең дә (Аллахның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) мөселманнарны ширек кебек зур гөнаһтан кисәткән хәдисләре күп. Менә шуларның берсе:
    Ибнү Мәсгүд исемле сәхәбә пәйгамбәребездән (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) сорадым ди:
    - Иң зур гөнаһ нинди?
    Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын):
    - Аллаһки тиңдәшлек кылу, - дип җавап биргән.
    (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).
    Ширекнең тагын бер куркыныч ягы бар: ул безнең кылган изгелекләребезне юкка чыгара.
    “Сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл (юк) булыр иде, һәм үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез”
    (“әз-Зүмәр” сүрәсе, 65 аять).
    Бу аять тә безне изге гамәлләребезне ихластан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләргә кирәклеге турында кисәтә. Ширек һәм риялар кертмичә, бары Аллаһның гына ризалыгын өмет итеп кылсак иде гамәл-гыйбадәтләребезне.

Комментарии • 5

  • @user-qb7ov7mx2k
    @user-qb7ov7mx2k 2 года назад +4

    Огромное спасибо вам за об ьяснение итолкование.Сэлэмэт булыгыз.

  • @user-pd1nj3kh7g
    @user-pd1nj3kh7g 3 года назад +4

    Ма шаа Аллах!

    • @user-jq9nh9xg7y
      @user-jq9nh9xg7y 3 года назад

      Лээ ИЛлэхе иллэЛлах Мухаммаде РасулюЛлах

    • @lkh9162
      @lkh9162 2 года назад

      Без булдырабыз, иншааллах!

  • @user-nr3xs6pl3n
    @user-nr3xs6pl3n 5 месяцев назад +1

    ДжазакАллаху хайран, хазрат. У нас в мечети лет пять уже про ширк не говорят. И люди возвращаются к колдунам, к амулетам, к приметам и другим вещам нарушающим ислам. Оставили проповеди о чистоте единобожия и стараются без этого запретить меньшие грехи.