Туган тел - 21 нче тапшыру, 25.05.2024

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 27 сен 2024
  • Журналист, профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул. Алар һәрчак яңалыклар, вакыйгалар үзәгендә, туктаусыз эзләнүдә. Ерак юллар, кызыклы кешеләр белән очрашу-аралашулар, редакциядә генә була ала торган үзенә бер мохит... Язу, сызу, туктаусыз уйлану һәм анализ...
    Татар журналистикасының гасырдан артык тарихы бар. Татар телендә беренче басма матбугат - “Нур” гәҗите 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта нәшер ителә. Аннан Уральскта - “Казан мөһбире”, “Фикер”, Казанда - “Йолдыз”, Санкт-Петербургта - “Өлфәт”, Оренбургта - “Вакыт” һәм башка гәҗит-журналлар бер-бер артлы мәйданга килә.
    Казанда 1917 елның февраленә кадәр 23 гаҗит-журнал нәшер чыгып килә. Казаннан тыш, Әстерхан Мәскәү, Минзәлә, Оренбург, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Сембер, Ташкент, Троицк, Уфа һәм башка шәһәрләрдә дә татар телендә күп кенә вакытлы матбугат басыла. Җыеп әйткәндә, ХХ гасыр башында татар матбугаты чын мәгънәсендә үсеш кичерә.
    Татар телендә беренче матбугат дөнья күрә башлаганда Татарстанда, әлбәтта, журналист дигән профессиягә укытмыйлар. Әлеге бурыч күбрәк язучылар, укытучылар җилкәсенә йөкләнә. Чынлыкта журналист ул әдәбиятчы да, язучы да, укытучы да булырга тиеш.
    Журналист җәмгыятькә дөреслекне җиткерә һәм җәмәгатьчелек фикерен булдыра. Нигездә, тирә-юньдәгеләр нәкъ менә журналистларга колак сала, чөнки алар һәркемне борчыган проблемаларга басым ясый, шул проблемаларны чишәргә омтыла. Халыкның күңелен борчыган сорауларга җавап эзләгәндә генә журналист чын журналист буладыр.
    Чын журналист булу - һәркемнең дә хәленнән килми. Ул укымышлы, максатчан, мобиль, стресслларга чыдам, кыю булырга, кешеләр белән аралашудан курыкмаска, һәрдаим эзләнергә, мәгълүматны эшкәртә белергә тиеш.
    Шушы көннәрдә “Бәллүр каләм” журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә 27нче Республика бәйгесе лауреатларын тәбрикләү тантанасы узды. Безнең хәбәрчебез әлеге вакыйганы үз күзләре белән күреп кайтты.

Комментарии • 1

  • @мишар8128
    @мишар8128 4 месяца назад +1

    «Туган тел» безнен татар халкының бәйсезлеккә омтылышының бер чагылышы итеп кабул ителә иде.