Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган онлайн концерт. Семей шәһәре, Казахстан.

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 25 апр 2021
  • "Хак" Иртыш буе татарлар һәм башкортлар берләшмәсе" Ассоциациясе, Семей шәһәре Татар сәнгать мәктәбе, Семей шәһәре мәдәният сарае бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган онлайн концерт тәкъдим итә.
    Биредә "Карлыгач", "Туган тел", "Вәгазь", "Кышка бер сүз" кебек Г. Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарыла.
    Концертта каташтылар:
    Семей шәһәре мәдәният сараеның "ИРТЫШ МОҢНАРЫ" татар халык җыр һәм бию ансамбле, Татар сәнгать мәктәбе укытучылары
    Татарстанның атказанган артисты, Семей шәһәре филармониясе солисткасы, Татар сәнгать мәктәбе чыгарылыш укучысы КАМИЛӘ ТУКАНОВА
    Аккомпаниатор - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Хак" Иртыш буе татарлар һәм башкортлар берләшмәсе" Ассоциациясе президенты, Казахстанның Иртыш буе композиторлар берләшмәсе әгъзасы, Семей шәһәре мәдәният сараеның "Иртыш моңнары" татар халык җыр һәм бию һәм "Истәлек" татар халык фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе ГАБДЕЛХАК АХУНҖАНОВ
    Онлайн концертны алып бардылар - ДИЛӘНУР һәм МИНДИЯР АХУНҖАНОВЛАР
    26 апрель, 2021 ел
    Семей шәһәре, Казахстан

Комментарии •