Күбекле алма бәлеше
HTML-код
- Опубликовано: 12 ноя 2024
- Бәйрәм табыны күрке булырлык бу бәлеш Рания ФӘХРИЕВАның яратып пешерә торган ризыкларыннан берсе.
Кирәк
(диаметры 22-24 см булган бер таба өчен)
5-6 алма
4 йомырка
180 г атланмай
150 г шикәр комы
200 г чамасы он
100 г чистартылган әстерхан чикләвеге
ярты чәй кашыгы дарчин (корица)
ярты чәй кашыгы чәй содасы
Эш барышы
Алмаларның кабыгын әрчеп, уртасын алабыз. Артык вакламый гына шакмаклап турыйбыз. Бәлеш өчен әчкелтем яшел алмалар яхшырак.
Туралган алманы табага салып, 50 г шикәр комы, 1 аш кашыгы йомшартылган атланмай өстибез.
Дарчин һәм вакланган әстерхан чикләвеген өстәп, алмаларны йомшарганчы һәм артык суы парга әйләнгәнче пешерәбез.
Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз. Агын суыткычка куеп торабыз, алар безгә соңрак кирәк булачак.
Йомырка сарысына йомшарган атланмайны (150 г чамасы) кушабыз. 1 аш кашыгы шикәр комы һәм чәй содасы өстибез.
Май белән йомырка сарысын бик яхшылап туглыйбыз. Акрынлап он өсти барып, үзле камыр басабыз.
Камырны ике кисәккә бүләбез. Берсен - мандарин зурлыгындагысын - пакетка тыгып туңдыргычка куеп торабыз.
Камырның зуррак кисәген таба читенә менәрлек итеп кул белән генә җәябез.
Җәем өстенә алмалы эчлекне тигезләп салабыз.
Йомырканың агына калган шикәр комын салып, миксер белән куе күбек хәленә килгәнче күпертәбез. Күбекне артык тыгызламый гына алма өстенә түшибез.
Туңдыргычтагы камырны вак угычтан күбек өстенә уабыз. Бәлешне 170 градус кызулыктагы мичтә 45 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, кисеп, табынга чыгарабыз.