Җилфер-җилфер җил искәндә - Ахтям Замалиев
HTML-код
- Опубликовано: 14 окт 2024
- Сара Садыйкова, Фәрит Хатыйпов - көе
Әхмәт Ерикәй - сүзләре
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..