"NL ПРОДУКЦИЯСЕ БУЛЫШМАДЫ” - ДИ ТАТАР БЛОГЕРЫ ГӨЛНАРА. ЧЫН БУЛГАН ХӘЛНЕ СӨЙЛИ. САК БУЛЫГЫЗ
HTML-код
- Опубликовано: 8 сен 2024
- "Биодрон эчеп, күп кеше ахыр чиктә без, табиб, кулларына кала❗️"💊 - ди табиб Рәмзия ханым @doc.ramziya_kamilevna
📝Ул безгә танылган аш-су блогеры Гөлнара @gulnara_rezepti белән булган хәлгә игътибар итүне сорап хат язды✔️
🤒Декабрь аенда әлеге гаилә авырып китә. Атналар буе югары температураны берни белән дә төшерә алмыйлар.
Шул вакытта аңа NL белән шөгыльләнүче бер ханым үз продукциясен ярдәм буларак тәкъдим итә.
💬"Булышачак. Икенче көнне үк аякка басасың, дип ышандырды. Мин түләргә дип карта номерын💳сорагач, юк🙅🏻♀️кирәкми, ошаса, реклама гына ясарсың диде. NLга да чакырды", дип сөйли Гөлнара.
🤷🏻♀️Тик блогер гаиләсе әлеге биодрон, биотюн кебек "могҗиза витаминнарның" файдасын күрмәгән. Бер, ике, өч сәгать🕰, ике кун үткән - температура төшмәгән🤒
💬"Үземә булышмаган әйберне ничек итеп аудиториягә тәкъдим итәргә кирәк", ди ул.
😱Вакыйгалар башкача юл алгач, NL менеджеры, киресенчә, арттырып, су кушып "блогердан 7000 меңгә реклама алдым, ләкин ул рекламадан килгән 70 кеше икенче көнне үк юкка чыкты", дип сөйли икән.
💬"Башлагач, әйтәм инде: шулай ук бер блогердан мумие белән биодронның бер составлы булуын белдем😳 Аерма шунда: мумие даруханәләрдә 60 сум, ә аларда белмим, 2000 тирәсеме", дип шакката Гөлнара😲
‼️👩⚕️Табиб булып эшләүче Рәмзия ханым халыкны кисәтергә ашыга:
💬 «Шул хәйләле блогерларга ышанып, акчаларын әрәм итмәсеннәр иде, җиләк-җимеш🍋🍊 алып дәвалансалар, күпкә файдалырак.
🩸Вакытында анализлар биреп, чын табибларга барсыннар. Таптылар дәва-бөтен чирдән NL🙅🏻♀️. Без, табиблар, ахыр чиктә шуның нәтиҗәсе белән көрәшәбез: күп кеше шул биодронны эчеп, колаклары, борыннарына салып, ахыры начар тәмамланып, безгә килә🤕💉
😏Үз гаепләрен танымый алар, табибларны гаепли. «Без дәваландык: биодрон эчтек», дип күзгә карап утыралар. Күпме кешенең вактын алалар. Стационарлар болай да тулган🏥", дип чаң суга табиб✅
🤔NL продукциясе, чыннан да температураны төшерә аламы ул, әллә рекламалауның бер юлымы бу❓
Файдасы булмады, дисэн, син Аны дорес эчмэгэнсен, дилэр😂😂😂
Вы правы толку нет
Кеше алдап баеп яталар