Ильгиз Мухутдинов - Сәлам әйтегез
HTML-код
- Опубликовано: 20 окт 2024
- Музыка Эльмир Низамов
Слова Резеда Губаева
Аранжировка и сведение Михаил Урецкий
Сәлам әйтегез
Таңнар туса, үзәк өзелеп,
Әниләрне уйлый һәммәбез.
Таң җилләре,
Үтеп барышлый:
Әниемә сәлам әйтегез!...
Хатлар йөри ике арада,
Дуслар сорый: ничек хәлегез?..
Ак болытлар,
Очып барышлый
Дусларыма сәлам әйтегез!
Төннәр җитсә, җанга салкын үтә...
Сагындыра газиз кешебез...
Йолдызлар сез
Күз кысып күктән:
Сөйгән ярга сәлам әйтегез!!!
Сагынганда вакыт үтми икән,
Мәңге дәвам итә кебек көз...
Кошлар очса,
Кулны болгап калам:
Туган якка сәлам әйтегез!
Великолепная песня и исполнение, спасибо большое, очередной шедевр 👏👏👏
Сүзләрне өчен зур рәхмәт 🥰 хәзер җырлыйм
Бу җыр шәп 👍🏻
Илгизнең ниндидер альбом бармы? Бик күп җырлар бар, ләкин альбом юк 😮