qaynar - Кем безне уята (Live)

Поделиться
HTML-код
  • Опубликовано: 5 окт 2024
  • qaynar концертына билетлар: kzn.radario.ru...
    qaynarband
    t.me/bakchalar
    / qaynarband
    music.yandex.r...
    Төп мелодия - Гай Тагировның биюләр китабыннан алынган, аннары анда бөтен диярлек ноталар алмаштырылган. Бу көйне шулай ук домбыра уйный. Уртада керәшеннәр язмаларыннын сэмпл уйный башлана. Бер ел «Кыйссаи Йосыф» ка багышланган лабораторияга йөргәч, поэмадан огуз телендәге берничә юлын җырга керттем.
    бу җыр уята, сагышны тарата,
    Җәмәгатьчелек безгә карата
    бигрәк таләпчән, нәрсә ишетсә,
    шуның турыда гайбәтләр сата.
    һәр минут, һәр секунд мин олыгаям,
    көзге яфраклар кебек саргаям,
    авыл йортлары кебек кыйшаям,
    гәрчә күңлемдә мин әле дә шаян.
    кайдан соң миндә шулкадәр ышанмау,
    шикләрдән төзелде ике чатыртау,
    алар өстеннән тәгәрәп карасаң,
    булыр дөнья куркырлык даңгырдау.
    әнә ерактан килә каһарман,
    аны уятты теге көйдәге заман,
    аның янында тыныч үтырам
    мондый идеал янында мин надан.
    үзе намуслы, хезмәте - фидакәр,
    _базында бетмәсен он һәм шикәр,
    без аның фонында - тегермәннәр,
    туп-туры утыра кыямӘткә кадәр
    мин сөйлимен ил батыры турында,
    милләтпәрварлек аның канында,
    бию көйләрен әнкәй карынында
    өйрәнүчеләр арасында
    ул иң беренче
    У-рам-да - эре тамчыларның - йогынтысы - аркасында
    бо-рың-гы сүз-ләргә кайтам, игътибар, Кол Гали иҗатында.
    Әлхәмдү шөкер вә сипас ул әхәдә,
    мөлке даим би-зәуаль ул самәдә,
    мөлкәт эчрә биля шәрик ул әхәдә,-
    аны баки зүл-җәлял белдек имди.
    Андан соңра - аның дусти Мөхәммәдә,
    пәйгамбәрләр гөзидәси ул әхмәдә,
    ңабу-ңәүсәйен мәңамли ул әхмәдә,-
    аның үзрә тәлим
    дөруд улсун имди.
    Андан соңра - әүүәл сиддик, сахибе гар,
    гар эчендә Мостафани дутди ул йар,
    йар улмагә хазир кэлди, дутмади гәр,-
    аның сидкы ңамулардан артук имди.
    кем безне уята, сагышны тарата,
    кем безне уята, сагышны тарата,
    кем безне уята, сагышны тарата,
    кем безне уята, сагышны тарата,

Комментарии • 11

  • @ЭлизаГабдуева
    @ЭлизаГабдуева 18 дней назад

    😊

  • @ИльдарБикмуллин-с7ъ
    @ИльдарБикмуллин-с7ъ 4 месяца назад +2

    Кызык

  • @maratMakssat
    @maratMakssat 4 месяца назад +1

    Strange...but attractive...

  • @TatarsAstrakhaSiberiaCrimeaIde
    @TatarsAstrakhaSiberiaCrimeaIde 4 месяца назад

    👍🏻👍🏻👍🏻

  • @AZ-ln7ky
    @AZ-ln7ky 4 месяца назад +1

    татарча сленг бар мы?
    Шэп эйтергэ телэсэм, нинди башка сузне кулланалам?

    • @IlyasGafarov
      @IlyasGafarov 4 месяца назад

      Кәттә

    • @shamai1099
      @shamai1099 Месяц назад

      Кетә, текә дип әйтүчеләрдә бар

  • @Al_Su_official
    @Al_Su_official 4 месяца назад +1

    Прикольныйлар

    • @rrradif
      @rrradif 4 месяца назад

      @@Альбина-л8ч6х монда тагын борынгы татар биюе, домбыра, курай, Кол Гали һәм керәшен җырлары

    • @rrradif
      @rrradif 4 месяца назад

      ​@@Альбина-л8ч6хҖәлилә биюе, курай, домбыра, огуз теле, Кол Гали, керәшен көе